«Бу – сезнең заман, сезнең республика, сезнең җиңү»

14.11.2016 | Төрлесе Принтерга

«Бу – сезнең заман, сезнең республика, сезнең җиңү»

Сиздегезме? Бу көннәрдә күктә тагын бер йолдыз пәйда булды. Бу “Безнең заман” эшләүче яшьләрнең республика телевизион ачык фестивале кабызган йолдыз. Быелгы күк җисеме «Генерирующая компания» ширкәте исемен йөртә.  

Ел саен фестивальнең Гран-при ия булган оешмага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кубогы һәм 200 мең сумлык сертификат белән берлектә Зур Җидегән йолдыз йолдызлыгындагы бер күк җисеменә әлеге оешма исемен кушу үзе бер традициягә әйләнеп китте. Быел эшләүче яшьләр фестивале катнашучылар саны буенча рекорд куйды. Республикабызның 165 оешмасыннан барлыгы 867 эшче көч сынашкан. Эшчеләрнең җырлап, биеп йөрүләре Республика икътисадына да уңай тәэссир иткән икән. Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренчә, бу айда сәнәгатьтә җитештерү күләме күрсәткечләре югары булган.

- Мин бүген Премьер-министр буларак түгел, ә шушы могҗизаны күргән тамашачы буларак сөйлим. Сез – искиткеч, сез – гүзәл, сез – булдырасыз! Мондый төр чараларга күп йөрсәм дә, шаккатып карап утырдым. Хезмәттәшләремә гаҗәпләнеп “Болар чыннан да иртәгә иртәнге 8дән торып завод-фабрикаларга эшкә чыгачак кешеләрме?” дип сораштырдым. Бер зур сәхнәдә чыгыш ясаган табиблар, укытучылар, самолет, вертолет, “Камаз” төзегән, “Татспиртпром” продукциясе җитештергән кешеләр – сез Татарстан икътисадын булдыручылар. Сезнең аркада безнең республиканы дөньяның һәр ноктасында беләләр. Үзегез сайлаган “Безнең заман” исеме дә бик туры килә сезгә. Бу сезнең заман, сезнең республика, сезнең җиңүләр! - диде Илдар Халиков.

Фестиваль иң элек инженер хөнәрләрен популярлаштыру максатыннан эшче яшьләр фестивале буларак яралса, хәзер анда төп эше иҗат булмаган теләсә кайсы оешма вәкиле катнаша ала. Яшь чикләре 18дән 30га кадәр.

“Безнең заман”да катнашучы бер артистны да үзешчән дип әйтергә тел әйләнми: сәхнә идәннәренә аяклары тияр-тимәс очып йөрүче грузин егете  “Камаз”, комбинезон киеп саксафонда уйнаучы егет “Генерирующая компания» оешмасы, ә сандугач тавышлы кызларның “Вертолед заводы” эшчеләре дип кем уйлаган?!
Узган ел фестивальнең Гран-приена ия булган “Камаз” ширкәте быел да сынатмады: алар иң күп номер алып килүчеләр. “Камаз”ның Запас частьлар заводының профсоюз оешмасы рәисе Роберт Сәләхетдинов үзен шаяртып “Безнең заман”ның ветераны дип йөри. Дүрт ел элек 10-12 кеше белән сәхнәдә биеп йөрсәләр, быел алар 35 кешелек делигация белән килгәннәр. Аларның  светодиодлар белән яктыртылган трафаретлар ярдәмендә сәхнәләштергән Чаллы, “КАМАЗ” заводы торгызылуы тарихы, “Мтиулури” грузин тау халкы биюе барысын да таң калдырды.

- Роберт, “Камаз” һәм иҗат бер-берсеннән шактый ерак төшенчәләр түгелме соң?
- Теләк булса кеше хыялын тормышка ашырыр өчен көченнән килгән бар әйберне дә эшлиячәк. Моны сәхнәдә җыелган барлык егет-кызлар да үз мисалында дәлиллиләр. Үз заманында мин техник юл белән иҗат юлы арасында калдым. Заводта эшләсәм дә, биюне ташламадым.

- Җитәкчеләр моңа ничек, сезнең җырлап-биеп йөрүегез аларга акча китерми бит?
- Тормыш гел акчадан гына тормый бит, җитәкчеләр дә моны бик яхшы аңлый. Һәр оешмалның нинди икәне, аның дәрәҗәсе нәкъ менә шундый чараларда күренә дә инде. Иҗтимагый, мәдәни тормыш эшчеләрне бердәм ясый, - диде Роберт.

Казан вертолет заводы эшчеләре исә махсус фестиваль өчен яңа вертолетлар төзергә өлгергән. Мәсәлән, “Ми-8” хатын-кызлар өчен ясалган иң “мимишный” вертолет. Ул чыннан да гүзәл затларыбызга охшаган: ресторанга алып бармасаң, чәчәкләр бүләк итмәсәң, киреләнә дә ватыла икән. Вертолетның тагын берсе – Казан сүрәте төшерелгән “2000 мең сумлык”. Яшьләр казанлыларның йөрәгенә үтеп кергән Үзәк банкы оештырган конкурсын кабат искә алып, “Кюпюрада бастырмадылар, инде вертолет тышлыгына чыгарыйк!”, - дип кырт кисте. Мамадыш яшьләре мәгариф бүлеге дә – мәктәпләрдә ир-ат укытучылары җитмәү проблемасын күтәреп чыкты. Алар робот хезмәт укытучысын уйлап тапкан. Ни дисәң дә, яшьләр көндәлек проблемаларга юмор хисе белән карарга өйрәнгән. Мамадыш районы командасында театраль миниатюра тәкъдим итән Алмаз Шәрифуллин фестивальдә инде икенче тапкыр катнаша.
-Алмаз, фестивальдә эшчеләр юк, алар өчен чакырылган артистлар чыгыш ясый диләр, бу чыннан да шулаймы?
-Бу яшьләрнең чыннан да станок артында басып торалармы-юкмы икәнен белмим. Үзем районда балаларны лазер технологияләре белән эшләргә өйрәтәм. Минем белән бер төркемдә чыгыш ясаучыларның күбесе эшче яшьләр. Араларында бер ике укытучы бар.  

Эшләүче яшьләрнең иҗатка тартылуын җитәкчеләре дә хуплавы җиңүче оешма игълан иткәндә ачык күренде. “Безнең заман” гимны тәмамлануга «Генерирующая компания» ширкәтенең генераль директоры Рәүзил Хаҗиев сәхнәгә, кул астында эшләүчеләрен тәбрикләргә ашыкты. Һәр эшче-артситын кочаклап, җиңүе белән котлады ул.
-Әлегә без күкнең җиденче катында, шатлыгыбыз эчебезгә сыймый. Яшьләребез яхшы эшче булуларыннан тыш, иҗади яктан да сәләтле икәнен дәлилләде. Бу безнең команданың иң уңышлы кешеләре. Мондый яшьләр булганда иртәгеге көн өчен борчылмыйча яши алабыз, - диде ул.
 Гомумкоманда исәбе буенча “Татэнергосбыт”, “Татспиртпром”, “Татнефть Нефтехим”, Казан вертолет заводы, “КАМАЗ”, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы җиңүгә иреште. Гала-концерт «Миллион тавыш» җыры белән тәмамланды. Бу исә, алга таба бәйгедә миллионлаган кеше катнашырга мөмкин дигән сүз.

Раил Садыйков, Балтач районының яшьләр сәясәте вәкиле:
- Әле беренче тапкыр гына катнашсак та, бу уңышлы чыгыш дип саныйм. Зона этабында өченче урын алдык. Юллар начар булуы аркасында финалда катнашмадык, барыбер гала-концертка бүләк алырга чакырдылар. Районыбызның яшьләргә игътибары зур. Олылар белән бергә концерт куябыз, үзебезнең ШТК фестивале бар. Икенче тапкыр фото һәм кыска метражлы фильмнар бәйгесе үткәрдек. Үземә килгәндә, яшьтән үк җырлап-биеп йөрсәм дә, иҗат юлыннан китү өчен төртеп җибәрүче кеше булмады. Ләкин барыбер сәхнәдән ерак яшәмим.

Руслан Хазипов, Зәй районының “Татэнергосбыт” ширкәте вәкиле:
- Катнашуыбыз үзеннән-үзе килеп чыкты. Алдагы елларда да безнең аешма хезмәткәрләре катнашкан иде, без дә кызыгып “Яшьлегем мизгелләре” дигән бию әзерләдек. Һәр кешенең иҗатка тартылышы бар, барыбер “душ”та җырлыйбыз бит. Фестиваль эштә дә ярдәм итә, коллектив ныгый.

Рәзилә Нәбиуллина, Апас аграр көллияте икътисатчысы:
- Безнең монда укытучы да, бухгалтер да, шофер да...барысы да бар. Август аеннан бер көн дә калдырмый әзерләндек. Районыбыз ел саен катнашса да, безнең әле бу беренче чыгыш. Беркайчан да коллектив белән мондый тыгыз элемтәдә булган юк иде. Төрлебезнең төрле хокы, баштарак уртак фикергә килүе кыен булды. Иҗат та бит бәхәс тудыра торган өлкә. Соңыннан киресенчә дуслашып, туганлашып беттек.  

 


Алисә Сабирова

Поделитесь с друзьями

Фикереңне яз

Робот түгелдерсез бит?
Яңарту